Районной газете - на татарском языке

Стихотворение находится в рецензиях, поскольку татарские буквы пропечатываются только там.

Краткое содержание:

В районной газете можно прочитать и о серьёзном, и о смешном, получить разные полезные советы. Если народ выписывает и читает газету, значит, она необходима. Значит, сотрудники редакции трудятся не зря.


Рецензии
Район гәзитенә

Районыбыз гәзитенә
Бездән кайнар сәламнәр.
Теләгебез изге генә -
Очлы булсын каләмнәр.
Танышабыз гәзит аша
Дөнья хәлләре белән.
Кайгы, шатлык уртаклаша
Чын күңелдән ул, беләм.
Язып төрле кызык-мызык
Көлдерергә дә оста.
Син бит безнең рухи ризык,
Киңәшче син hәм дус та.
Гыйбрәт булсын инде безгә,
Төрле хәлләр сөйлисең.
Кемнәр атлап кергән көзгә,
,,Язны көт!,,- дип көйлисең.
Өйрәтәсең арып-талып,
Күреп безнең күңелне.
Бик ярата сине халык,
Бу - зур шатлык түгелме?
Шикләнмичә әйтәләбез -
Шәп күрсәткеч бу менә!
Тырышлыгың бәяләп без
Куябыз ,,бишле,, генә.
Алдашмыйбыз, дөрес сүз бит -
Изге безнең теләкләр.
Хезмәтенә күрә гәзит
Алсын иде бүләкләр.
Бу катлаулы заманда
Гәзит белән дус яшик.
Атна саен без hаман да
,,Хуш килдең!,,-дип эндәшик.
Рәхмәт сиңа, гәзит, рәхмәт!
Кылган эшләрең кирәк.
Очрашулар шундый рәхәт,
Тормышта син бер терәк.
Гәзиткә без барыбыз да
Зур уңышлар телибез.
,,Киңәшче бар арабызда,
Аллага шөкер!,,-дибез.
Яңалыклар учагында
Дөрләп янсын күмерләр.
Телик вакыт кочагында
Аңа озын гомерләр.

2020 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   16.08.2023 09:41     Заявить о нарушении