Гудит, гремит Сабантуй - на татарском языке

Стихотворение находится в рецензиях, потому что татарские буквы пропечатываются только там.

Краткое содержание не пишу. Думаю, каждый знает об этом празднике. Он уже известен почти везде.


Рецензии
Гөрли Сабан туйлары

Җитте хезмәт бәйрәме,
Сагынып көткән Сабантуй -
Дуслык, шатлык бәйләме,
Күтәренке, якты уй!
Татарларның милли рухы
Күренә бәйрәм аша.
Сабантуйның тарихы
Гасырларга тоташа.
Колга тотып, авыл буйлап,
Бүләк җыеп йөргәннәр.
Такмак әйтеп, гармун уйнап,
Һәрбер өйгә кергәннәр.
Олы бәйрәм җитте диеп,
Халык матур киенгән,
Гармун уйнап, җырлап-биеп,
Чын күңелдән сөенгән.
Тарихчылар сөйлиләр -
Татар хатыны уңган...
Кызыл башлы сөлгеләр
Иң күркәм бүләк булган.
Шул сөлгене алу өчен
Ат чабышында җиңгән
Биреп бар булган көчен,
Беренче булып килгән.
Хәзер дә хуҗабикәләр
Бүләк әзерләп куя...
Туганнар һәм дус-ишләр
Очраша Сабантуйда.
Монда барлык бәйгедә
Һәркем катнаша ала.
Бүген дә бу кагыйдә
Бик мөһим булып кала.
Биек сәхнә турында
Төрле матур тамаша.
Бәйге барган урында
Балалар да кайнаша.
Менә мәйдан уртасында
Көч сынаша батырлар,
Кирәк булса, барысын да
Бик тиз болгап атарлар.
Көрәш беткәч, инде менә
Бүләк бирү башлана.
Иң көчле ир җилкәсенә
Тәкә менеп атлана.
Шундый ямьле киң болыннар,
Урман, елга буйлары!
Яңгырый милли моңнар,
Гөрли Сабан туйлары!
Бәйрәм борынгы булса да,
Хисләребез бит яңа.
Бөтендөнья мирасында
Бирелгән урын аңа.
Татар булган җирләрдә
Сабантуй үткәрелә.
Безнең бик күп илләрдә
Дәрәҗә күтәрелә.

2022 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   19.06.2022 22:58     Заявить о нарушении