Нашла способ - на татарском языке
Краткое содержание: ЛГ говорит, что нашёл способ не стареть: тело стареет, а душа молодеет.
Свидетельство о публикации №123091502210
Урап кайтам киң болыннар,
Туган якның юлларын.
Тибрәтәдер таныш моңнар
Күңелемнең кылларын.
Монда гына җан рәхәте,
Бары исең китәрлек.
Йөрәгемнең мең рәхмәте
Гомерлеккә җитәрлек.
Туган якның җитез җиле
Мине җитәкләп бара.
Ник чабасың, менә тиле?
Аякларым тиз ара!
Шаян кызчык түгел инде,
Ул еракларда калды.
Яшьлек үтте, вакыт җиңде.
Картлык өстенлек алды...
Җил дускаем, таптым җаен,
" Нинди җай соң?" - дип сора. -
Тән картаеп барган саен,
Күңел яшәреп тора.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 15.09.2023 10:11 Заявить о нарушении