Не забывайте жить - на татарском языке

Стихотворение находится в рецензиях, потому что татарские буквы есть только там.

Краткое содержание:
Написано под впечатлением от высказывания Бориса Пастернака: " Человек рождается жить, а не готовиться к жизни".


Рецензии
Онытмагыз яшәргә

Аш ашала, күлмәк туза,
Сәгать телләре чаба.
Гомер бит ул бик тиз уза,
Тәгәри алга таба.
Ак-караны күрми хәтта,
Тыз-быз килеп чабабыз.
Кайчак ясап бик зур хата,
Имеш, бәхет табабыз.
Табигатьнең матурлыгын
Күрергә дә вакыт юк.
Бөтен булган горурлыгың -
Өс бөтен дә, тамак тук.
Гөрләтәбез шайтан туе
Тишек оекбаш киеп.
Мал җыюны гомер буе
Уйлыйбыз уңыш диеп.
Рәхәт күрми, кыенлыкта
Тешне кысып, күнәбез.
Язмыш, көлеп, куя нокта -
Көч бетә дә, сүнәбез...
Тормыш бавын дөрес үреп,
Матур яши белегез.
Бар нәрсәнең ямен күреп,
Елмаегыз, көлегез!
Сизгер, уяу алдан ук
Булу кирәк яшьләргә.
Буш сүзләргә алданып,
Онытмагыз яшәргә!

2023 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   16.09.2023 09:21     Заявить о нарушении